Перейти к содержимому

Апас үзәк ял паркында “Пульс ритмында яшибез” дип исемләнгән иҗат концерты узды.

Апастово Информ

0:00 / 0:00

Апас үзәк ял паркында “Пульс ритмында яшибез” дип исемләнгән иҗат концерты узды.

111 просмотров · 4 недели назад
Апастово Информ
351 подписчик
111 просмотров · 4 недели назад
Бу юлы сәхнәгә Апасның “Яшьлек” яшьләр үзәге, Апас спорт мәктәбе, “Алтын алка” боз сарае, “Апастово-информ” һәм “Таттелеком” коллективлары чыкты. Кичә җыр-моңнарга, матур биюләргә, нәфис сүз һәм җылы теләкләргә бай булды. Чыгышлар туган як, мәхәббәт һәм дуслык темаларына багышланды. Катнашучылар арасында “Апастово-информ” коллективының да булуы хезмәттәшләребезнең иҗади сәләтләрен тагын бер кат ачып салды. Чара “Коллективлар төрле булса да, безнең барыбызны да бердәмлек, татулык, хезмәттәшлек кебек сыйфатлар берләштерә. Бердәм булганда - без көчле” дигән сүзләр белән тәмамланды. Тамашачыларның көчле алкышлары концертның югары дәрәҗәдә оештырылуын дәлилләп торды.